Бүген Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Дәүләтова Әхлидә Ганиевна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Әхлидә Ганиевна 1929 елның 23 августында Минзәлә районының Бикбау авылында туа. 12 яшеннән «Гигант» колхозында төрле эшләрдә эшли башлый һәм пенсиягә чыкканчы сыер савучы булып эшли.
Әхлидә Ганиевнаның бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен», «Бишьеллыкның 9 ударнигы»медальләре белән бүләкләнә. «Атказанган колхозчы»исеме бар.
Ире белән дүрт бала үстерәләр. Әбинең 9 оныгы, 8 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Әхлидә Ганиевна!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган Геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов