Төрле программалар буенча ремонтлана торган шәһәр объектларында эшләр график буенча алып барыла.
Бүген район башлыгы Айдар Сәлахов объектлардагы эшләрнең барышы белән танышты. Һәркайсында эш кайный. Балалар сәнгать мәктәбенең Татарстан Республикасы көнендә тапшырылачак филиалы бинасында коллектив өмә үткәрә. Хастаханә лабораториясендә җиһазлар көтәләр. Заводская урамындагы ремонтлана торган йорт тирәсендә дә эш кайный.