Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, 21 августка 10298 гектарда бөртеклеләр суктырылган, бу барлык мәйданның 27 процентын тәшкил итә.
20 августта «Калморза», «Әнәк» агрофирмасы агрофирмасының Мөшега бүлекчәсе, «Минзәлә таңнары» агрофирмасының «Кадрәк» җитештерү комплексы, «Илнур» КФХ, «Август-Минзәлә» ҖЧҖ комбайнчылары 871 гектар бөртекле культуралар суктырдылар.
Көзге бодай — 8426 гектар (барлык мәйданның 95,5 проценты), солы — 56 (35,9 процент), арпа — 760 (7,1 процент), сабан бодае — 750 (4,8 процент), борчак-306 (19,5 процент) мәйданда җыелган.
Урак башланганнан бирле минзәләлеләр 39132,1 тонна икмәк суктырганнар. «Калморза» хуҗалыгы игенчеләре көзге бодай, арпа, солы суктырып бетерделәр һәм барлык сабан бодаеның 23,2 процентын җыеп алдылар.
https://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-raione-za-den-ubrali-871-gektar-zernovyx