Ел саен 25 августта Татарстан Республикасында һәм аннан читтә герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә. Бу дошман территориясендә каршылык оештырган һәм фашизмга каршы көрәштә үз гомерләрен эшафотта биргән татар халкының данлыклы улларын искә алу.
Хөрмәтле минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Сезне 1944 елның 25 августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә гильотинада җәзалап үтерелгән җәлилчеләрне искә алу чарасына чакырабыз. Тамаша 22 августта Муса Җәлил исемендәге паркта 16.00 сәгатьтә башлана. Минзәлә театры артистлары башкаруында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләре һәм Бөек Ватан сугышы турындагы җырлары яңгыраячак.
Хуш киләсез!