2024 елның 21 августына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Консультация-2024 елның 20 августында 16 сәгатьтән 21 августында 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

 Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- 20 август кичендә һәм 21 август төнендә яшенле яңгыр;

- 21 августта төнлә һәм иртән томан (Казанда да);

- 20 август кичендә, 21 август төнлә һәм көндез 15-18 метр тизлектәге көчле җил (Казанда-21 август көндез).

Казан буенча:

Алмашынучан болыт.

Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява, аерым районнарда томан.

Көндез явым-төшем юк.

Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11, көндез урыны белән кыска вакытлы көчәю секундына 15-18 метрга кадәр җитә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +14..+16˚.

Көндез максималь температура +20..+22˚.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):

Алмашынучан болыт.

Төнлә яңгыр ява, көндез явым-төшем юк.

Төнлә аерым районнарда яшен, томан.

Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән кыска вакытлы көчәю 15-18 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы +13..+16˚.

Көндез максималь температура +19..+23˚.

Көнбатыш Кама аръягы буенча (Спас, Әлки, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнары):

Алмашынучан болыт.

Төнлә яңгыр ява, көндез явым-төшем юк.

Төнлә аерым районнарда яшен, томан.

Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән кыска вакытлы көчәю 15-18 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы +14..+17˚.

Көндез максималь температура +20..+23˚.

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы (Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәр округы)буенча:

Алмашынучан болыт.

Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән яшен, томан. Көндез явым-төшем юк.

Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән кыска вакытлы көчәю 15-18 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы +12..+15˚.

Көндез максималь температура +18..+22˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International