ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясен үткәрүгә әзерлек башланды. Акция Татарстан Республикасында 2024 елның октябре башында оештырылыр дип көтелә.
Хәзерге вакытта республика территориясендә участокларның локациясен һәм утырту материалының токым составын билгеләү буенча эшләр алып барыла.
Быел «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе 6 нчы тапкыр узачак. Аның максаты – 70 млн. агач утырту. Акцияне РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте оештыра.
https://minleshoz.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2335170.htm