Чараның максаты-гражданнар белән аралашу һәм урыннардагы проблемалар белән танышу
Татарстанда «"Бердәм Россия„берләштерә» автобус марафоны дәвам итә. 12 августта ул Минзәлә районына килә.
Минзәлә районы халкы белән ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты башлыгы Азат Хамаев, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» нең Татарстан регбүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабеддинов, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов очраштылар.
Район мәдәният сараенда спикерлар район активы вәкилләре, предприятие, оешма, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары белән аралаштылар.
«Татарстан — казанышлар Республикасы» панель дискуссиясенең модераторы булып танылган алып баручы, «Татарстан» ДТРК журналисты Дмитрий Второв чыгыш ясады.
Марафонда катнашучылар соңгы биш елда Татарстанда һәм Минзәлә районында башкарылган эшләр турында сөйләделәр, район халкының идеяләрен һәм тәкъдимнәрен тыңладылар.
- Районда махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтү эше тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Безне берләштергән Изге миссиядән беркем дә читтә калмый: без техника, төзелеш материаллары, инструментлар җибәрәбез, Игелек ярминкәләре оештырабыз, маскировка челтәрләре, блиндаж шәмнәре ясыйбыз. Районда яшәүче хатын-кызлар әзерләгән коры ашлар Минзәлә брендына әверелде. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрдән килгән хәбәрләргә караганда, без әзерләгән коры ашларны бөтен фронтта ашыйлар. Шулай ук Лисичанск, Рубежное шәһәрләренә дә ярдәм күрсәтәбез. Уллары, ирләре, әтиләре свода катнашкан гаиләләр даими игътибар астында«, — диде район башлыгы Айдар Сәлахов.
- Бүген республикада төрле программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла. Әлеге проектларның төп максаты - аерым кешенең тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Яңа программалар һәм проектлар иң актуаль мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. Бүген безнең республикада эшләү һәм яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган, — диде үз чыгышында Руслан Шиһабеддинов.
Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган яңа масштаблы программа минзәләлеләргә дә файда китерәчәк.
— Ә иң мөһиме, махсус хәрби операция барган вакытта, һәркем, кайда гына булса да, Фронттамы, тылдамы, Җиңү өчен хезмәт итәргә тиеш, - диде Азат Хамаев.
Альберт Хәбибуллин ассызыклаганча, бүгенге киеренке вакытта бердәмлекне саклап кына, без РФ Президенты куйган максатка-Җиңүгә ирешәчәкбез.
Минзәләлеләрнең дә очрашуга килгән рәсми затларга мөрәҗәгатьләре һәм сораулары бар иде. Алар республиканың киләсе 5 еллык үсеш планнарына Минзәлә шәһәренең юлларын төзүне һәм ремонтлауны, махсус проектлар һәм программалар аша «Олимпиец» спорт-савыктыру лагере территориясен киңәйтүне кертүне сорадылар.
Очрашу ахырында кунаклар шулай ук «Минзәлә» — «Минзәлә»район газетасы журналистларының сорауларына җавап бирделәр.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 8 сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстанда җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак. Татарстан парламенты 5 елга сайлана һәм 100 депутаттан тора. 50 депутат бермандатлы сайлау округлары буенча, 50се сәяси партияләрдән кандидатлар исемлеге буенча сайлана.
Соңгы биш елда республикада зур эш башкарылды. Милли проектлар, республика һәм муниципаль программалар гамәлгә ашырыла. Бүгенге көнгә төп бурыч — Россия Президентының май Указында күрсәтелгән милли максатларга ирешү өчен эшләүне дәвам итү.