«Калморза» хуҗалыгы игенчеләре, көннең һәр минутын оста файдаланып, Татарстан буенча урып-җыюда алда баралар.
Монда көзге бодай, борчак, арпа суктырганнар инде. Гектарның көче дә бик югары. Көзге бодай уңышы - 44 центнер , сабан бодае - 42,9 центнер, арпа - 38 центнер.
Тәҗрибәле механизаторлар идарә иткән сигез комбайн кырларда чык чыкканчы ята.
Илфат Гомәров, хуҗалык җитәкчесе:
- Ыдыр табагында эшләүче механизаторларны без көнгә ике тапкыр тәмле һәм туклыклы ашатабыз. Суктырылган ашлыкны амбарларда саклау өчен биш киптергеч эшли.
Бу хуҗалыкны үз канаты астына алган Алмаз Шәрипов кырлардагы белгечләр белән даими элемтәдә тора.
Район буенча бөртеклеләрнең 20 проценты җыелган.
"Август" аграрийлары да Мөслимнән кайтып, Минзәләдә сабан бодаен суктыра башлыйлар.