Минзәлә районы эшмәкәрләренә үз бизнесларын алып бару һәм яклау буенча яңа мөмкинлекләр турында сөйләячәкләр

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Хөрмәтле эшмәкәрләр! 2024 елның 15 августында 12:00 сәгатьтән 14:50 сәгатькә кадәр ТР Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиевның җәмәгать кабул итү бүлмәсе онлайн режимда Татарстан Республикасы Минзәлә районы эшкуарлары өчен бизнес-интенсив үткәрәчәк.
Чара «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында уздырыла һәм муниципаль районның эшлекле җәмәгатьчелеге вәкилләренең үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча булган мөмкинлекләре турында хәбәрдарлыгын арттыруга, шулай ук интернет-сәүдә һәм логистиканы үстерүгә юнәлдерелгән.
Бизнес-интенсивның өйрәтү модульләре кысаларында чакырылган экспертларның чыгышлары планлаштырылган.

Тоташтыру өчен сылтама:

https://us06web.zoom.us/j/87965599923?pwd=jvXNrRQRKuDV5JHTtxJfqaaomaAZPm.1

Сезне бизнес-интенсивта катнашырга чакырабыз!

http://Программа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International