Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен 95 яшьлек юбилейлары белән котладылар

2024 елның 4 августы, якшәмбе

Бүген Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Закиров Шакирҗан Закир улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Шакирҗан Закир улы 04.08.1929 елда  Минзәлә районының Дәвек авылында туа. Башкортстанда бухгалтерлар техникумын читтән торып тәмамлаган. Сугыш вакытында Гөлек авылында хисапчы, Дәвек авылында партком секретаре булып эшли. Шакирҗан Закировичның бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен»медале белән бүләкләнгән.
Хатыны белән 4 бала үстерәләр. Бабайның 7 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Шакирҗан Закирович!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International