Хөрмәтле минзәләлеләр!
Алда торган тавыш бирү турында берничә факт:
Дәүләт Советы 100 депутаттан тора: 50се бер мандатлы округлар буенча сайлана, анда һәр округ бер депутаттан тора, ә тагын 50 депутат партия исемлекләре буенча сайлана.
Беренче тапкыр сайлау участокларына 17 мең яшь татарстанлы киләчәк.
Үзеңнең тавыш бирү участогыңның номерын һәм аның адресын Россия һәм Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтларыннан, шулай ук РФ дәүләт хезмәтләреннән белергә мөмкин.
Тавыш бирү өчен Татарстан Республикасындагы башка сайлау участогын сайларга мөмкин - моның өчен 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр территориаль сайлау комиссиясенә, МФЦга мөрәҗәгать итәргә яисә РФ Дәүләт хезмәтләре порталында гариза калдырырга кирәк.
Сайлауларга килегез һәм үз тавышыгызны бирегез!