Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " хәбәр итә:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
2024 елның 15 июлендә 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр.
15 июль көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Фото архивтан.
Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.