Бүген, 2024 елның 12 июлендә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасының кулланучылар хезмәттәшлеген координацияләү бүлегенең әйдәүче консультанты Нияз Ирек улы Муллагалиев Минзәлә муниципаль районы буенча Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына керә торган хәбәрнамәләрне карау барышын мониторинглау буенча эшлекле очрашу үткәрде.
Килгән хәбәрнамәләрнең күбесе урамнарны яктырту, юлларны карап тоту һәм ремонтлау категориясенә керә, бу шактый зур финанс чыгымнары таләп итә. 2024 елның 01 гыйнварыннан 10 июленә кадәр 218 хәбәрнамә бастырылган, хәл ителгән гаризаларның проценты 88 процент тәшкил итә.
Үтәүнең конкрет срокларын билгеләү, арадаш эшләрне башкарганда Комментарийлар урнаштыру буенча тәкъдимнәр бирелде, районнан җаваплы башкаручыга методик ярдәм күрсәтелде