Район башлыгы Айдар Сәлахов чираттагы гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә 3 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 2се күп балалы гаиләләр. Янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм күрсәтү, Тапиков урамында үзәк су белән тәэмин итү системасын төзү һ.б. мәсьәләләр каралды. кабул итү нәтиҗәләре буенча җаваплы вазыйфаи затларга тиешле йөкләмәләр бирелде, ведомство структураларына мөрәҗәгатьләр әзерләнде. Гражданнар мөрәҗәгатьләре йомгаклары буенча йөкләмәләрнең үтәлеше катгый контрольдә тора.
Кабул итүгә 2-45-50 номеры буенча язылырга мөмкин