Минзәләлеләр гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Бүген Минзәлә шәһәренең Муса Җәлилисемендәге паркта гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган«Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге»исемле бәйрәме булып узды.
Чара Россиядә Гаилә елы кысаларында барыбызны да берләштерә торган Гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген ассызыклауга юнәлдерелгән иде.
Бу көн елдан-ел гаилә даирәсе эчендә бердәмлек, гармония һәм үзара аңлашу символына, шулай ук тулаем җәмгыять иминлеге өчен Гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген искә төшерүче бәйрәмгә әверелә бара.
Чара гаилә велоузышы белән башланып китте, аның максаты - ата-аналарның балалары белән уртак ялын оештыру, даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту, велосипедта йөрүне актив ял һәм экологик чиста хәрәкәт чарасы буларак пропагандалау.
Бәйрәмдә яшь әти-әниләрне, 50, 55, 60 ел бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы, мастер-класслар, җырчылар башкаруында яраткан җырлар яңгырады.
Минзәлә районының үрнәк һәм хөрмәтле гаиләләренең берсе Хәниф Габдулла улы һәм Нурсөя Хаммат кызы Гәрәевлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен»медале тапшырылды.
Ирле-хатынлы Гәрәевлар бер авылда туып үскәннәр, бер мәктәптә укыганнар, яшьтән үк бер-берсен яраталар. Аларның моннан 50 ел элек теркәлгән никахлары үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән. Ир белән хатын гаилә тормышы белән мәхәббәт, тугрылык, бер - берсе турында кайгырту-бәхетле никахның нигезе икәнен исбатладылар. Иң зур казаныш дип ир белән хатын үз балаларын саныйлар, алар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Хәниф Габдулла улы һәм Нурсөя Хаммат кызы-яраткан әти-әниләр, әби-бабайлар. Аларның алты оныгы бар. 2023 елда Гаилә ел саен үткәрелә торган «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабында катнашты.

Барыгызны да шушы матур, тирән мәңгәнәле көн белән котлыбыз! Гаиләгездә һәрчак иминлек, шатлык, бәхет, күңелле мәшәкатьләр генәдер!
Гаиләдә үткәрелгән бу көн һәркем өчен якты һәм шатлыклы, үзара аңлашу һәм мәхәббәт белән тулы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International