Район башлыгының Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлавы

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле Минзәлә районы халкы!

    Барыгызны да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм! Зур һәм тату гаилә һәрвакыт игелек һәм кайгыртучанлык чыганагы, кешенең ышанычлы тылы һәм таянычы булып тора. Ул безгә авыр минутларда көч бирә һәм ярдәм итә, ышанырга һәм тормышта беренче адымнарны ясарга өйрәтә, төрле буыннарны үзара бәйли һәм рухи һәм мәдәни традицияләрне сакларга ярдәм итә.
    Күп еллар бергә яшәгән парларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сез үз үрнәгегез белән ничек яратырга, ышанырга һәм кичерергә мөмкин икәнлеген исбатладыгыз. Һәм, әлбәттә, күп балалы гаиләләргә һәм тәрбиягә алган ата - аналарга аерым рәхмәт. Күңелегезнең юмартлыгы, сабырлыгыгыз һәм яхшылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә.
      Яшь гаиләләргә бер-берсен бәхетле итү генә түгел, һәрвакыт яңа илһам чыганаклары табарга телим. Исегездә тотыгыз: вакыт узу белән мөнәсәбәтләр ныгый һәм үзенә бертөрле җылылык һәм тирәнлек ала.
     Барлык өйләрдә дә балаларның шатлыклы көлүләре ешрак яңгырасын, тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен. Барыгызга да мәхәббәт, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!

Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International