2024 елның 6 июлендә көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә Актив атмосфера фронтлары узганда урыны белән яшенле яңгырлар, җилнең секундына 22-27 метрга кадәр көчәюе, коеп яуган яңгырлар, локаль эре боз көтелә.
2024 елның 2 июленнән 8 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы зур булыр дип көтелә (4 класс).
2024 елның 4, 5, 6 июль көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле эсселек +37гә кадәр көтелә.
Казан буенча: алмашынучан болытлы. Төнлә явым-төшем юк. Көндез һәм кичен кайбер районнарда коеп яуган яңгырлар, яшенле яңгырлар, локаль рәвештә эре боз. Җил көньяк - көнчыгыштан, көньяктан 6-11 м/с, көндез һәм кичен урыны белән 15-20 м/с тизлектә, локаль шкваллы көчәю 22-27 м/с.һаваның минималь температурасы төнлә +21.+23˚. Көндез максималь температура +34..+36˚.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары): үзгәрешле болытлы. Төнлә явым-төшем юк. Көндез һәм кичен кайбер районнарда коеп яуган яңгырлар, яшенле яңгырлар, локаль рәвештә эре боз. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан 6-11 м/с, көндез һәм кичен урыны - урыны белән 15-20 м/с, локаль шкваллы көчәю 22-27 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +20..+23˚. Көндез максималь температура +34..+37˚.
Көнбатыш Кама аръягы буенча (Спас, Әлки, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнары): алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем юк. Көндез һәм кичен кайбер районнарда коеп яуган яңгырлар, яшенле яңгырлар, локаль рәвештә эре боз. Җил көньяк - көнчыгыштан, көньяктан 6-11 м/с, көндез һәм кичен урыны белән 15-20 м/с, локаль шкваллы көчәю 22-27 м/с.һаваның минималь температурасы төнлә +19..+22˚. Көндез максималь температура +34..+37˚.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы (Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәр округы): алмашынучан болытлы. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяк - көнчыгыштан, көньяктан 6-11 м/с, көндез һәм кичен урыны белән 15-20 м/с.минималь температура төнлә +18..+22˚. Көндез максималь температура +32..+37˚.