Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге мошенниклыкның яңа төре турында кисәтә

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Мошенниклар гражданнарны алдауның яңа схемасын уйлап тапкан: алар кәрәзле телефоннарга шалтыраталар, үзләрен Россия Социаль фонды хезмәткәрләре дип таныштыралар, «яңа мәгълүмат» буенча кешегә пенсия өчен стаж җитмәвен әйтәләр, әгәр аны расламасалар, түләүләрне туктатып тору белән куркыталар. Җинаятьчеләр гражданинны МФЦга кабул итүгә язып куярга тәкъдим итә, сканерлауны һәм шәхси документларын җибәрүне, ә аннары язманы СМС буенча код белән раслауны сорый.

Әгәр дә сез мондый вәзгыять белән очрашкансыз икән, белегез – сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге аралашуны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга киңәш итә. Уяу булыгыз! Беркайчан да телефоннан шалтыратучы дип үзегезнең паспорт мәгълүматларын, банк картасы номерын, ПИН - яки СМС-кодны яки шәхси кабинеттан парольне атамагыз. Зинһар, бу турыда өлкән буын якыннарыгызга һәм танышларыгызга исегезгә төшерегез!

"Социаль фонд хезмәткәрләре пенсионерлар өчен тәкъдимнәр белән өйләренә йөрмиләр. Фонд барлык хезмәтләрне үз клиент хезмәтләрендә һәм МФЦда яки онлайн дәүләт хезмәтләре порталы аша бушлай күрсәтә", - дип искәртте Татарстан СФР идарәчесе Эдуард Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International