Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
2024 елның 1 июлендә 08 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр.
1 июль көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр, төньяк-көнбатыш җиленең тизлеге 15-20 м/с (Казанда 15-17 м/с) булыр дип көтелә.
Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Фото архивтан .
Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.