Тыл хезмәтчәнен 100 яшьлек юбилее белән котладылар

2024 елның 14 июне, җомга

Бүген тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Миңнәхмәтова Зифа Миңнәхмәт кызы 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Зифа Миңнәхмәт кызы 1924 елның 14 июнендә Усай авылында туа. Сугыш елларында тракторчы булып эшли. Куйбышев исемендәге Усай колхозыннан пенсиягә чыга. Ире белән 4 бала үстерәләр.  8 оныгы, 10 оныкчыгы бар,тиздән оныкчыгының баласы якты дөньга киләчәк. Зифа Миңнәхмәтовнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен»медале белән бүләкләнгән.
Хөрмәтле Зифа Миңнәхмәтовна!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International