13 июньдә иртәнге сәгатьләрдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге төркем өчен саф һавада "Чикләрсез уеннар" уеннары оештырдылар. Гаилә елы кысаларында чара «без бер зур гаилә»девизы астында узды.
Эчү режимын үтәп, күләгәле урын сайлап, белгечләр реабилитантлар һәм аларның ата-аналары белән саф һавада разминка үткәрделәр. Аннары балалар 2 командага бүленделәр. Һәр катнашучы конкурслар вакытында үзенең спорт сәләтен һәм күнекмәләрен күрсәтә алды.
Социаль хезмәтләр алучы гаиләләр арасында «Гаилә – ул...» акциясе әлеге чарада да дәвам итте. Яшьләр үз фикерләре белән уртаклашты һәм видеосюжет яздырды.