Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районы территориясендә урман законнарының үтәлешен тикшерде.

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Районның җирле үзидарә органнары тарафыннан законсыз рәвештә составына гомуми мәйданы 10 гектардан артык булган дәүләт урман фонды җирләре кертелгән җир кишәрлекләре формалаштырылган. Закон бозуларны бетерү максатында табигатьне саклау прокуроры авыл җирлекләре һәм район җирле үзидарә органнары адресына закон бозуларны бетерү турында 3 күрсәтмә керткән, законсыз күрсәтмәләргә 2 протест белдергән. Прокурор йогынтысы актлары карау стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International