Район башлыгы Айдар Сәлаховның Россия көне белән котлавы

2024 елның 12 июне, чәршәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр һәм район кунаклары!

12 июньдә без төп дәүләт бәйрәмнәренең берсен-Россия көнен билгеләп үтәбез. 
Бу көнне без Ватаныбызны – мең еллык язмышы һәм уникаль мирасы булган илебезне, күп халыкларны һәм мәдәниятләрне бер тигез хокуклы гаиләгә берләштергән Ватаныбызны хөрмәтлибез.
Бүген, илебез тарихының иң яңа чорында аякка басу юлында чираттагы этапны билгеләп үткәндә, без куәтле һәм ирекле Россия турында уйлыйбыз! Һәм бары тик бергә генә, аның үсеше һәм чәчәк атуы хакына көчләрне берләштереп, без чын-чынлап нәтиҗәле эшли, иҗат итә, төзи, күтәрә алачакбыз.
Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа уңышлар, Бөек илебез хакына уңышлар һәм җиңүләр телим!

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International