Геройларның йөзләрен белергә тиешләр

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Бәйрәм — Россия көне алдыннан Иске Маҗын авыл китапханәсе хезмәткәрләре " Безнең заман геройлары. Якташларыбыз-СВОда катнашучылар" сдендын ясадылар.

Стендта Ватанны саклау буенча бурычларын үтәүче якташларыбызның фотолары урнаштырылган.

Алар үсеп килүче буын өчен батырлык, намус һәм патриотизм үрнәге булып тора.

"Махсус хәрби операция барышында безнең сугышчылар үз бурычларын намус белән үтиләр, Россия, тыныч тормыш өчен көрәшәләр. Адым саен алар җирне нацистлардан азат итә, Россия һәм безнең гражданнарның иминлеген тәэмин итә. Алар — безнең геройлар. Ә геройларны йөзгә-йөз белергә тиешләр", - дип уртаклаша китапханә хезмәткәрләре. 

Әлеге мәгълүмат стендта вакыт-вакыт яңартылачак һәм Иске Маҗын авыл җирлеге халкы өчен мәгълүмати әһәмияткә ия булачак.

https://menzela.ru/news/tema-dnya/geroev-dolzny-znat-v-lico

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International