Минзәләдә «Сабантуй» бәйрәмендә ВФСК ГТО мобиль мәйданчыгының ел саен эшләү традициясенә әверелде.
Егетләр һәм ир-атлар «биек аркылы гәүдәне күтәрү» нормативын тапшырдылар, кызлар, хатын-кызлар «гимнастика эскәмиясендә басып торган хәлдән алга авышу»нормативын үтиләр.
- Мин үз яшемдә ГТО нормативын тапшыра алырмынмы икәнен тикшерергә булдым. Хәзер миңа 43 яшь. Училищеда укыганда, барлык күнегүләрне дә бик җиңел башкара идем. Еллар узу белән моны эшләү катлаулырак икән. Күнегүне үтәп, яхшы формада булу өчен иртәләрен физкультура эшләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем, - дип уртаклашты Рамил Гатуллин.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Демография»милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
https://menzela.ru/news/tema-dnya/na-menzelinskom-sabantue-liuboi-zelaiushhii-mog-sdat-normativy-gto