Галиева Эльза Нургали кызы социаль өлкәдә үзенең хезмәт юлын 2003 елда приют ачылганнан бирле тәрбияче вазифасында башлый.
2005 елдан хәзерге вакытка кадәр социаль педагог булып эшли.
Ул Минзәлә районының Бикбул авылында туган. 1990 елда Минзәлә педагогия училищесын «башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм тәрбияче»белгечлеге буенча тәмамлый.
Эльза Нургалиевна махсус типтагы учреждениеләрдә тәрбия эше методикасын камил белә: балигъ булмаганнар, девиант тәртипле балалар белән эшләүнең төрле ысулларын куллана, һәр баланың омтылышларын исәпкә алырга һәм үстерергә тырыша.
Ул-эшлекле, иҗади эшләүче белгеч. Һөнәри бурычларына намус белән карый. Яңа ситуацияне анализлый һәм килеп туган проблемаларга тиешле чишелешләр кабул итә ала.
Эшлекле сыйфатлары, үзсүзлелеге, зур практик тәҗрибәсе аркасында балигъ булмаганнарны социаль реабилитацияләү буенча катлаулы мәсьәләләрне кабул итү һәм хәл итү өчен коллективка нәтиҗәле йогынты ясый.
Эльза Нургалиевна үзенең зур җитештерү һәм тормыш тәҗрибәсен хезмәттәшләренә һәм яшь белгечләргә тапшыра, якыннары һәм хезмәттәшләре өчен генә түгел, ә приютта тәрбияләнүчеләр өчен дә үрнәк булып тора.
Хезмәттәшләре белән аралашканда һәрвакыт дус, аралашучан һәм әдәпле, авыр ситуацияләрдә һәрвакыт компромислы карарлар табуга юнәлдерелгән. Коллективта хөрмәткә лаек.
2015 елда РИТЭК социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында Әкият Урманы могҗизалары проекты белән җиңүче булды.
2021 елда «социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре»конкурсында 3 урынны яулый.
2024 елда күпьеллык кимчелексез хезмәте, хезмәт бурычларын үрнәк итеп үтәгәне өчен аңа РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды