Татарстанда «Ватанны саклаучылар»махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм фондының беренче туган көнен билгеләп үттеләр.
Татарстан филиалының еллыгы уңаеннан бәйрәм чарасы узды, аның кысаларында иҗади конкурсларда җиңүчеләр бүләкләнде.
Аларда бөтен республика, шул исәптән Минзәлә егетләре катнашты. Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Ардыханов Әмир «Ватанны Саклаучыны яса» Бөтенроссия акциясендә «Портрет»номинациясендә 3 нче урынны алды.
Минзәлә шәһәренең 3 нче урта мәктәбе укучысы Гатина Алсу «без көрәшчеләр өчен рәсем ясыйбыз»төбәк акциясендә иң яхшы рәсем өчен грамота белән бүләкләнде.
Рәсемнәр күргәзмәсе Фондның Татарстан филиалында оештырылган иде.
«Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм фондының Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина барлык җиңүчеләрне котлады һәм чакырылган кунаклар белән бергә истәлекле бүләкләр тапшырды.