Турнирда Татарстан Республикасының 7 районыннан 80нән артык теннисчы катнашты.
Минзәлә шәһәренең «Олимп» СШ шәкертләре өстәл теннисы буенча Тукай районы беренчелегендә катнаштылар. Ярышлар Балаларны яклау көненә багышланган иде.
Амелия Ситдикова төрле яшьтәге кызлар арасында абсолют чемпион булды. Безнең команданың өч катнашучысы - Нестор Калашников (2010-2012 елларда туган яшь категориясендә чыгыш ясады), Екатерина Ханипова (2012-2013), Эльдан Фәхретдинов (2014 һәм 2014 еллар) 1 нче урынны яуладылар. Тагын бер спортчы, Элина Фәхретдинова (2012-2013 ел) 2 урынга лаек булды, - диде өстәл теннисы бүлекчәсе тренеры Олег Ситдиков.