Россия Федерациясе Җинаять кодексының 281 маддәсендә диверсия өчен җинаять җаваплылыгы каралган, ягъни шартлау ясаган, предприятиеләрне, корылмаларны, транспорт инфраструктурасы объектларын һәм транспорт чараларын, элемтә чараларын, халыкны тормыш белән тәэмин итү объектларын җимерүгә яисә халыкның сәламәтлегенә һәм (яисә) табигать мохите компонентларына зыян салган өчен, әгәр бу гамәлләр Россия Федерациясенең икътисадый иминлеген һәм (яисә) оборона куәтен какшату максатларында башкарылган булса.
Предприятиеләр (җитештерү комплекслары), корылмалар (күперләр, плотиналар һ.б.), транспорт инфраструктурасы объектлары һәм транспорт чаралары, элемтә чаралары, халыкның тормыш белән тәэмин итү объектлары (сусаклагычлар, электр тапшыру линияләре һ.б.) җинаять предметы булып тора. Күрсәтелгән объектлар төрле милек формасында булырга мөмкин.
Җинаятьнең объектив ягы гамәлләр рәвешендә: а) шартлау; б) ут төртү; в) башка хәрәкәтләр рәвешендә белдерелә.