Тантана Универсиада авылының концерт залында узды
Биредә укучыларның бөтенроссия һәм республика олимпиадалары, «Олимпка юл» олимпиадасы, шулай ук кадет учреждениеләре укучыларының «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!». Бүләкләү тантанасында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән педагоглар да катнашты.
Безнең районнан ике җиңүче һәм аларның педагоглары чакырылган иде. Алар-1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Никита Вәлиев, педагог Надежда Устюжина һәм 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Елизавета Кузнецова, укытучы Наталья Шәмсуллина. Аларга тантаналы шартларда Рәхмәт хатлары тапшырылды
Олимпиада җиңүчеләренең уңышларына шатланып, район мәгариф бүлеге башлыгы Леонид Петраев бу укучыларның безнең районның Алтын фонды булуын билгеләп үтте. Һәркем дә мондый биеклеккә күтәрелә алмый.
- Алда безнең егетләрне тагын да зуррак җиңүләр көтә. Педагогларга зур рәхмәт. Хезмәтегез, профессиональлегегез өчен рәхмәт.