Фестиваль 30 майдан 1 июньгә кадәр узачак.
Фестивальнең оештыручысы-Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Оештыручы - «С.Әмутбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры»Татарстан Республикасы дәүләт автоном мәдәният учреждениесе.
Илнур Гайниев, Минзәлә театры директоры:
- Бу театр көчләрен берләштерү үзәге булырга чакырылган иҗади проект, чөнки Минзәлә театры Татарстан Республикасында беренчеләрдән булып 2018 елда үз базасында бәби-театр ачты һәм бу юнәлештә тәҗрибә уртаклаша. 2021 елда бәби-театрларның иҗади-белем бирү форумы, 2022 елда I Бөтенроссия бәби — театрлар фестивале Ләклек уздырылды.
II Бөтенроссия бэби-фестивалендә катнашучылар:
Мари Эл республикасының Йошкар Ола шәһәрендәге республика курчак театры
СССРның халык артисты В. М. Леонтьева исемендәге Ульяновск курчак театры
- Уфа шәһәренең Башкорт дәүләт курчак театры
Рыбинск курчак театры Рыбинск шәһәре Ярославль өлкәсе
Владимир өлкә курчак театры Владимир шәһәре
- Казан шәһәре «Әкият» Татар дәүләт курчак театры;
Яр Чаллы дәүләт курчак театры;
- С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры.