Әлфия Когогина: күп балалы гаиләләргә ярдәм программасын озайту торакка ирешү өчен мөһим

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Дәүләт Думасы күп балалы гаиләләргә ипотеканы түләүдә ярдәм итү программасын 2030 елга кадәр озайту турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлаткан: «Федераль җыенга мөрәҗәгатендә Владимир Путин өченче яки аннан соңгы балалары туган күп балалы гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен дәүләттән 450 мең сум күләмендә түләү алу бурычы куйды. Дәүләт Думасы балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларын киңәйтү өстендә эзлекле рәвештә эшли, һәм Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә тиешле закон проекты әзерләнгән. Программаны тагын җиде елга озайту турында карар күп балалы гаиләләр өчен торак алу өчен мөһим.»

Аңлатма язуыннан күренгәнчә, закон проектын гамәлгә ашыру 2024-2026 елларга федераль бюджеттан 647,59 млрд.сум күләмендә өстәмә чыгымнар таләп итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International