Минзәлә делегациясе "Болгар җыены" нда катнашты

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Минзәлә районы делегациясе 19 майда Спас районында «Изге Болгар җыены»нда катнашты. 45 кешедән торган делегация составына Минзәлә шәһәре һәм район авыллары мөселманнары, ветераннар, сукыр инвалидлар җәмгыятьләре әгъзалары керде. Делегацияне район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев җитәкләде. 

- Без бу тантаналы чарадан бик күп уңай тәэсирләр алдык. Сәяхәт бик яхшы оештырылган иде. АТП биргән автобуста йөрдек. Шәһәргә килгәч, шофер барысын да өйләренә алып кайткан. Аңа зур рәхмәт, — дип уртаклашты Кадрия Мәрданова.

«Изге Болгар җыены» алдыннан «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» һәм татар дин әһелләренең ХIV Бөтенроссия форумы узды. Чараларда Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков катнашты.

https://menzela.ru/news/tema-dnya/delegaciia-menzelinska-priniala-ucastie-v-izge-bolgar-yeny-1716194858

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International