Район башлыгы Айдар Сәлаховның Бөек Җиңү көне белән котлавы

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар! Сезне бөек бәйрәм - Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм.

1945 елның маенда кешелек тарихындагы иң авыр һәм иң куркыныч сугыш тәмамланды. 9 Май - илебез халкы өчен тантана көне.

Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр солдатның исеме Россия һәм бөтен кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Быел без Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итәбез. Совет халкы күрсәткән батырлыклар еллар узу белән тоныкланмый, киресенчә, аның бөеклеген без тагын да ныграк аңлый барабыз.

Җиңү бәйрәме - ул шатлыклы күз яшьләре, бу көн һәр гаилә кадерләп саклый торган хәтер. Ул безне тагын да берләштерә һәм бернинди сынаулар алдында да югалып калмаска өйрәтә. Безнең бурыч - Җиңүнең нинди бәягә яуланганын аңлау, Ватан азатлыгы өчен башын салганнарны онытмау, арабызда яшәүче ветераннар турында кайгырту.

Бүген сезнең алда баш иябез, хөрмәтле ветераннар. Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез, туган җиребезне яратырга, аны сакларга өйрәткәнегез өчен мең рәхмәт.

Яу кырларында ятып калганнарның исемнәре безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр.

Җиңү бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, бәхет, мул тормыш, озын гомер һәм тыныч күк телим!

Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International