Зөләйха Гыйләҗева Марий Эл татар җыры конкурсында 1 урынны яулады

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә «телгә җырлар аша»I Татар җыры фестиваль — конкурсы узды.
Конкурс Марий Эл республикасының Татар крайны өйрәнү Җәмгыяте тарафыннан оештырыла.
Барлыгы төрле төбәкләрдән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 162 номер тәкъдим ителде.
Фестиваль-конкурста автор җыры номинациясендә якташыбыз, Мәлкиннән Зөләйха Гыйләҗева катнашты. «Җибәрмә мине» (Альберт Латыпов музыкасы, Фирая Габдуллина сүзләре) җыры белән чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреат була, диплом һәм кубок, истәлекле бүләкләргә лаек була.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/zuleixa-giliazova-zaniala-1-mesto-na-konkurse-tatarskoi-pesni-v-marii-el

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International