Сезне «Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ тарафыннан 2023 елның 27 июнендә 10:00 сәгатьтә үткәреләчәк бушлай вебинарда катнашырга чакырабыз: «чит ил товарларын сатып алуга РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рөхсәтен ничек алырга + сатып алу объекты тасвирламасын төзүнең төп кагыйдәләре, КТРУ куллану».
Вебинарда сатып алу эшчәнлеген озата бару бүлеге җитәкчесе - Сидорова Елена Павловна, сатып алу эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары - Магданов Илнар Илдарович чыгыш ясаячак.
Вебинар кысаларында сез белерсез:
- нинди товарларга һәм нинди максатлар өчен рөхсәт бирелә;
- рөхсәт нинди вакыт эчендә гамәлдә;
- сатып алу объектының тасвирламасын төзүнең төп кагыйдәләре;
- КТРУ куллану кагыйдәләре.