«Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Наркотикларсыз дөнья» дигән рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы үткәрелде. Бәхетле балачак дөньясы.
Конкурсның максаты балалар, яшүсмерләр һәм яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешенә мотивацияләрен ачыклау һәм үстерү иде. Рәсемнәр наркотикларга каршы пропаганда өчен кулланылачак.
Шулай ук гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә «наркомания - тормыш өчен куркыныч»стенды рәсмиләштерелгән.

