30 марттан республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында беренче класска керү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ике атна эчендә Татарстан халкы 15 меңнән артык электрон гариза биргән.
2023 елда кабул итү ике этапта уза: 30 марттан 30 июньгә кадәр мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук кабул итүгә өстенлекле хокукы булган балалар өчен. Башка районнардан килгән балалар өчен-6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр.
Портал аша гариза бирү өчен ЕИАның расланган аккаунты булырга тиеш. Тулырак инструкция һәм бирелгән документлар исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның декабрь башына Татарстан Россиядә беренче булып барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон төргә күчерде. Бүгенге көндә халыкка 319 мөһим хезмәт күрсәтелә. Порталда 2,9 млн шәхси кабинет теркәлгән.
https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2186864.htm