Россия укучылары БДИның беренче нәтиҗәләрен алдылар инде, димәк, барлык төбәкләрдә апелляция комиссияләре үз эшләрен башлый.
Әгәр дә катнашучы баллар белән риза булмаса, ул баллар игълан ителгәннән соң ике көн эчендә апелляция бирә ала. Тикшерү вакыты-дүрт эш көне.
Шуны истә тоту мөһим: апелляцияне канәгатьләндергәндә куелган баллар арттыру ягына да, киметү ягына да үзгәрергә мөмкин.
"Россиядә аттестация үткәрүнең уникаль тәҗрибәсе генә тупланмаган, ә аларның эшен тиешенчә бәяләмәгәннәр дип санаган укучылар өчен апелляция процедурасы да каралган. Башка илләрдә куелган бәя соңгы, аны бәхәсләшергә ярамый - бездә моны компьютер форматында үткәрелә торган информатика буенча БДИдан башка барлык фәннәрдә дә эшләргә мөмкин», - дип аңлатма бирде Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев.
Моннан тыш, тагын бер актуаль апелляция форматы бар, ул аттестация үткәрү тәртибен бозуга кагыла.
Бу очракта Дәүләт имтихан комиссиясе әгъзасына имтихан уздыру пунктыннан чыкмыйча апелляция бирергә кирәк.
Мондый апелляцияләр ике эш көне эчендә карала. Әгәр имтихан нәтиҗәсе юкка чыгарылса, катнашучы аны кабат тапшырырга хокук ала.