Әлфия Когогина: балалар ялын куркынычсызлык һәм сыйфат белән тәэмин итү – иң мөһим бурычларның берсе

2023 елның 9 июне, җомга

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина төбәк атналыгы барышында балаларның ялын оештыру шартлары белән танышты, Татарстан Республикасының Чаллы, Минзәлә һәм Тукай районнарындагы сәламәтләндерү лагерьларында булды.

"Балалар ялын куркынычсызлык һәм сыйфат белән тәэмин итү-иң мөһим бурычларның берсе, һәм бүген без берьюлы берничә җәйге лагерьны карап чыктык, анда Татарстан балалары һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар ял итә. Аларны ял итү һәм сәламәтләндерү өчен иҗатка һәм спортка, яңа белемнәргә һәм дусларга урын булган программаларның киң спектры әзерләнгән", - дип аңлатма бирде парламентарий.

Әлфия Когогина сәламәтләндерү лагерьлары территориясен һәм корпусларын, ашханәләрне һәм медпунктларны, спорт мәйданчыкларын һәм башка объектларны карады, гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары белән танышты һәм берничә чарада катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International