Минзәлә районында байбакларны исәпкә алу бара

2023 елның 9 июне, җомга

Бу хайваннарны исәпкә алу әлеге аучылык төрен саклау, рациональ куллану һәм планлы өйрәнү өчен үткәрелә.

 Байбаклар тиеннәр гаиләсенә карый. Минзәлә районы территориясендә байбак яши. Аның максималь авырлыгы якынча 10 кг.аларның яраткан яшәү урыннары зональ далалар һәм тау җирлеге. Безнең районда байбак «Кедр»ҖЧҖ аучылык хуҗалыгы территориясендә генә яши. Бүгенге көндә аларның саны 36 баш тәшкил итә. "Минзәлә-информ «белән ТР биоресурслар буенча Дәүләт Комитетының Минзәлә һәм Актаныш районнары буенча районара бүлеге башлыгы Ренат Шәйхетдинов уртаклаша.

Санаганда белгечләр бинокль, аучылык җирләренең карта-схемасы һәм GPS-навигатор кулланалар. Уңай һава шартларында бер көн җитә.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-raione-idet-ucet-surkov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International