12 июньдә Россия Федерациясендә ел саен дәүләт бәйрәме Россия көне билгеләп үтелә.
7 июньдә бәйрәм алдыннан һәм балигъ булмаганнарның җәйге ялын оештыру кысаларында Минзәлә муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Николаевка авылындагы 2 нче социаль участокта дәрес оештырдылар.
Чара авыл клубында узды. Унҗиде егет өчен бу көнне «Россия күгәрченнәре»оригами техникасында күгәрченнәр ясау буенча мастер-класс оештырыла.