24 майда аның кызы туа, тормыш иптәше Алина белән аңа Амелия дип матур исем кушалар.
Антон иптәше белән сигез ай күрешмәгән. Озак вакыт бер-берсеннән еракта булудан соң, алар беренче тапкыр бала тудыру йортында очрашканнар. Алина күз яшьләрен тыя алмый һәм иренең кулын бер секундка да җибәрәсе килми.
Антон-бәхетле әти, әмма әле дә беренче баласының тууына ышанмый. Ул иптәшенә ярдәм итергә бтырыша. Кыска ялга карамастан-14 көн - ул барлык мәшәкатьләрне үз өстенә алды. Ул кызын карарга, су коендырырга, саф һавада йөрергә, аның белән уйнарга ярата.
Антонны узган елның октябрендә мобилизация буенча чакырдылар. Тыныч тормышта ул төзүче булып эшли, аннары 3 ел контракт буенча хезмәт итә. Хәзер ул алгы сызыкта хезмәт итә-Ватаныбыз чикләрен саклый.