2023 елның 9 июненә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 2023 елның 9 июнендә 12 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр 2023 елның 9 июнендә көндез һәм кичендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-20 м/с кадәр җил көчәйгән яшен көтелә, локаль рәвештә боз ява.

2023 елның 6-12 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә аерым районнарда урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.

Казан буенча: алмашынучан болытлылык. Төнлә явым-төшемсез; көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил төньяк-көнбатыштан көндез көньяк-көнбатышка күчә: төнлә 27 м/с, көндез һәм кичен 712 м/с, яшен вакытында 1520 м/с кадәр.һаваның минималь температурасы төнлә +7..+9, түбән урыннарда +4..+6˚. Көндез һаваның максималь температурасы +20..+22˚.

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары): алмашынучан болытлылык. Төнлә явым-төшемсез; көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, локаль боз. Җил төньяк-көнбатыштан көндез көньяк-көнбатышка күчә: төнлә 27 м/с, көндез һәм кичен 712 м/с, яшен вакытында 1520 м/с кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +4..+9, түбән урыннарда +2..+4˚. Көндез һаваның максималь температурасы +19..+23˚.

Көнбатыш Кама аръягы буенча (Спас, Әлки, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнары): алмашынучан болытлылык. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан көндез көньяк-көнбатышка күчә: төнлә 27 м/с, көндез һәм кичен 712 м/с.төнлә һаваның минималь температурасы +5..+7, түбән урыннарда +2..+4˚. Көндез һаваның максималь температурасы +20..+24˚.

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы (Алабуга, Менделеевск, Агерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәр округы) буенча: алмашынучан болытлылык. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан көндез көньяк-көнбатышка күчә: төнлә 27 м/с, көндез һәм кичен 712 м/с.төнлә һаваның минималь температурасы +5..+8, түбән урыннарда +2..+4˚. Көндез һаваның максималь температурасы +19..+23˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International