Район башлыгы Айдар Сәлаховның социаль хезмәткәр көне белән котлавы

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре, социаль яклау ветераннары!
Һөнәри бәйрәм – Социаль хезмәткәр көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Сезнең һөнәрегез кешеләрнең тормышына игелек һәм мәрхәмәтлек кертергә тиеш. Сез бар көчегезне куйган эш эшегезгә намуслы караш, җанның затлылыгы, зур сабырлык һәм кызганучанлык таләп итә. Нәкъ менә сезнең катнашуыгыз һәм ярдәмегез кешеләргә иртәгәсе көнгә ышаныч уята, аларны ялгызлыктан коткара, катлаулы тормыш ситуацияләрен җиңәр өчен көч бирә.

Үзләрен районыбызның күп кенә халкына бик кирәкле катлаулы социаль эшкә багышлаган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Барыгызга да бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе һәм оптимизм, яхшы сәламәтлек һәм җан тынычлыгы, шатлык, хезмәтегездән канәгатьлек һәм зур шәхси бәхет телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International