Яраткан халык бәйрәме-Сабантуй якынлаша. Иркәнәш авыл җирлегендә быел аны авыл көне буларак билгеләп үтәләр. Шуңа бәйле рәвештә һәр торак пунктта бәйрәмгә бүләкләр җыю оештырылды.
Иске Иркәнәштә, Яту, Яңа Иркәнәштә бүләкне Иркәнәш мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре җыйды. Айрат Галиев бу гамәлне баянда оста уйнавы белән озата бара.
- Бигрәк тә Яңа Иркәнәштә кызыклы булды. Бу кечкенә авылда хәтта бүләкләр җыю вакытында да Сабантуйга хас уеннар үткәрелде. Авыл халкы безне матур итеп каршы алды, табынга акырды, - дип хәбәр итте Иркәнәш авыл мәдәният йорты мөдире Люция Фәйдрова.
Тегермәнчедә бүләкләр җыюны авыл клубы, ә Кызыл Төбәктә балалар бакчасы коллективы һәм социаль хезмәткәр үткәрә.
Иске Иркәнәштә Авыл көне 9 июньдә узачак, җырлар, биюләр, милли уеннар белән тулы бәйрәм 13.00 сәгатьтә башланачак.
Иркәнәш авыл җирлеге архивыннан фотолар