10 июньдә барыбызны да милли Сабантуй бәйрәменә чакырабыз!

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр һәм безнең район кунаклары!

Сезне 10 июньдә 10.00 сәгатьтә «Лесной» чишмәсе янындагы аланда узачак «Сабантуй»милли бәйрәменә чакырабыз. Сабантуйны бәйрәм итү кысаларында традицион рәвештә алдынгыларны хөрмәтләү, төрле конкурслар, спорт ярышлары, иҗат коллективлары чыгышлары узачак. Әлбәттә, Сабантуйның иң дулкынландыргыч мизгелләре ат чабышлары һәм " Көрәш" булачак, алар иң күп тамашачыларны җыячак. 

Программада:

Сабантуйны ачып җибәрү-10.00

- татар драма театрының, мәдәният бүлегенең, мәгариф учреждениеләренең, урта махсус уку йортларының һәм "Болгар" Яр Чаллы хореография коллективының театральләштерелгән тамашасы.

- Минзәлә муниципаль районы башлыгы А. Ф. Салаховның котлавы;

- алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты А. К. Хамаевның котлавы;

- район алдынгыларын хөрмәтләү.

Чакырылган артистларның концерт программасы-11.00-15.00

Милли көрәш 11.00

- баш тренер Р. Р. Бәдриев җитәкчелегендә район көрәшчеләренең күрсәткеч чыгышлары;

- балалар арасында алдан ярышлар;

 ир-атлар арасында алдан ярышлар;

 ир-атлар һәм балалар арасында милли көрәш финалы;

 җиңүчеләрне бүләкләү

Спорт уеннары-11.30-15.00

Ат чабышы 11.30 -13.00

Су аттракционнары 12.00-13.00

Сәнгать үзешчәнлеге концерты (Кече сәхнә) - 11.20-15.00

Бәйрәм сәүдәсе-9.00-15.00

Бәйрәмгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International