Бүген Минзәлә районы Гөлек авылыннан Әхмәтәбир һәм Фәүзия Сафиуллиннарның 65 ел бергә яшәделәр. Аларны Минзәлә районы Советы Аппараты җитәкчесе Аида Биктимирова һәм Урыс авыл җирлеге башлыгы Илмира Аксюкова котлады. Аларны котларга Чаллыдан кан җибәрү станциясенең баш табибы Петр Куркин да килгән иде.
Гөлек авылыннан Әхмәтәбир һәм Бикбау авылыннан Фәүзия 1958 елның 2 июнендә өйләнешәләр. 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Алар бәхетле бабай һәм әби: аларның 7 оныгы,11 оныкчыгы бар.
- Аллага шөкер, балаларыбыз, оныкларыбыз бик тырыш, ярдәмчел, - дип шатлыкларын уртаклашалар Сафиуллиннар.