Минзәләлеләр мариларның «Семык» милли бәйрәмендә катнаштылар

2023 елның 3 июне, шимбә

Бүген, 2023 елның 3 июнендә, Әгерҗе районы Пелемеш авылында мари халкының республика бәйрәме Семык узды. Бәйрәмне Татарстан Республикасы Рәисендә Рөстәм Миңнеханов һәм Марий Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцев ачтылар. Кунакларны мари халык уеннары, театральләштерелгән тамашалар, мастер-класслар һәм Мари милли ашлары каршы алды.
Бәйрәмдә Марий Эл Республикасы, Башкортостан, Удмуртия,Свердловск өлкәсе коллективлары чыгыш ясады һәм безнең районнан "Марий Кас" ансамбле кунакларны үзенең биюләре белән сөендерде.Кече сәхнәдә "Марий мотор удыр"һәм Марий Патыр конкурсантлары чыгыш ясады. Минзәлә районы Калтак авылыннан Сәлимова Ксения Евгеньевна катнашты.
Халыклар дуслыгы йортының Рәхмәт хаты белән Калтак урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Л. М. Шутова бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International