Эшмәкәрләр игътибарына

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Татарстанның Яшел Үзән районындагы «Тура 2.0» индустриаль паркы территориясендә яңа логистик комплекс барлыкка килергә мөмкин. Инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өлешендә хезмәттәшлекнең бу һәм башка мәсьәләләре турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов R1 компанияләр төркеме генераль директоры Дмитрий Реутт һәм «БРОЗЭКС» компанияләр төркеменә нигез салучы Вячеслав Брозовский белән фикер алышты.

Проект үз эченә логистик парк, Лайт индастриал зонасын (җиңел җитештерүләр, складлар, офис һәм шоурум) һәм кече предприятиеләр зонасын (сәнәгать ипотекасы программасы буенча җитештерү мәйданчыклары) ала.

Яңа резидентларны, шул исәптән интернет мәйданчыкларында товарлар сатучыларны җәлеп итү буенча эш оештырылды. Барлык сораулар буенча т .8(85555)2-45-35

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International